news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Метшин: Марат Садыйков медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүгә зур өлеш кертте

Арабыздан киткән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков профессиональ җитәкче, патриот, дәүләт эшлеклесе иде. Мондый сүзләрне Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин мәрхүмнең туганнары һәм якыннарына җибәргән кайгынамәдә җиткерде.

«Бүгенге көннән безнең янәшәдә Марат Наил улы булмаячагын аңлау кыен, ул үз эшчәнлегенең төре буенча, җан авазы чакыруы белән һәрвакыт кешеләргә ярдәмгә килә иде. Марат Наил улы Татарстанның сәламәтлек саклау системасын үстерүгә, медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүгә, гражданнарның сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертте. Марат Наил улының гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашам», – диде Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100