news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Метшин Казанның БРИКС саммитын үткәрү урыны итеп сайлану сәбәбен аңлатты

Казанның БРИКС саммитын үткәрү мәйданчыгы буларак сайлануы аның ислам дөньясының тышкы сәяси көн тәртибендәге мәсьәләләргә интеграцияләнүе һәм зур үсеш алган инфраструктурага ия булуы белән аңлатыла. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айдар Метшин «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Казан ислам дөньясының тышкы сәяси көн тәртибендәге мәсьәләләргә төрле яктан интеграцияләнгән, ислам дөньясын БРИКС саммитында катнашырга ниятләгән күпсанлы илләр тәкъдим итә. Бу – зур җаваплылык һәм хөрмәт билгесе. Шуңа күрә мондый шартларда Казанның сайлануы мантыйкка нигезләнгән. Без инфраструктура ягыннан яхшы әзерләнгән», - диде Метшин.

Ул Казанның һәм тулаем алганда Татарстанның зур халыкара чаралар оештыру һәм үткәрүдә бай тәҗрибәгә ия булуын билгеләп үтте.

«Бу – Казан, Татарстан һәм тулаем алганда Россия өчен зур сынау. Без Казан, Татарстан һәм Россия Федерациясе өчен әлеге саммитның әһәмиятен ул үткәрелгәннән соң түгел, ә аның нәтиҗәләреннән соң бәяли алачакбыз», - дип өстәде депутат.

Парламентарий сүзләренчә, әлеге саммитны үткәрүнең әһәмияте дөньяның билгеле бер карарлар таләп иткән күпсанлы сынауларга юлыгуы белән аңлатыла.

«Мондый форумнар һәм мәйданчыклар, асылда, дөнья төзелешен үзгәртә. Монда Татарстанның һәм Казанның катнашуы, һичшиксез, зур әһәмияткә ия», - дип искәртте Метшин.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100