Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Метшин йорт хайваннарын үрчетүне регламентлаштыручы закон проекты турында сөйләде
Бүген Дәүләт Думасына йорт хайваннарын үрчетү эшчәнлеген регламентлаштыру турында фракцияара закон проекты кертелде. Закон проекты авторлары – Татарстаннан депутатлар Татьяна Ларионова, Илья Вольфсон һәм Айдар Метшин.
Закон проекты кайбер хайваннар өчен килеп чыгышы турындагы документларны мәҗбүри итүне, шулай ук хайваннарның һәр төрен үрчетүчеләр реестрын төзүне, аларны үрчетү тәртибен билгеләүне, шулай ук билгеләнгән стандартларның үтәлешен тикшереп тору белән шөгыльләнәчәк махсус структура эшен оештыруны тәкъдим итә.
«(Закон проекты, иск. Т-и) базарны тәртипкә китерергә, булачак хуҗаларның хокукларын якларга һәм, иң мөһиме, кече туганнарыбыз белән җавапсыз мөгамәләгә юл куймаска мөмкинлек бирәчәк», - дип яза Дәүләт Думасы депутаты үзенең MAX каналында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз