Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Метшин: Думада махсус операциядәгеләргә ярдәм итү турында 140 закон кабул ителде
Дәүләт Думасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә төрле юнәлешләр буенча ярдәм итүгә юнәлдерелгән 140 канун кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин хәбәр итте.
«Бу махсус хәрби операция башланганнан бирле Дәүләт Думасы эшчәнлегендә төп һәм өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Без хәрбиләребезгә җиңүгә ирешү, Россия башкомандующие куйган максатларны һәм бурычларны хәл итәргә ярдәм итү өчен шартлар тудырырга тиеш. Ватанны сакларга киткән сугышчыларның гаиләләре өчен дә шартлар тудыру мөһим», – диде ул.
Метшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен махсус социаль ипотека программасы гамәлгә ашырыла башлады.
Депутат сүзләренчә, үги әтисе махсус хәрби операциядә катнашкан, әмма аларны үз баласы кебек тәрбияләгән балаларга ярдәм итү мәсьәләсе еш яңгыраган. «Бүген без бу балаларга да ярдәм чаралары күрсәтәбез. Гуманитар бергәлекләрдә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар статусы барлыкка килү инициативасы мөһим булып тора, бу аларга дәүләт һәм муниципаль ярдәмне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде ул.
Метшин хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең дә бурычы – җиңү өчен шартлар тудыру, дип өстәде. «Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын өчен, без үзебезнең мөһим мәсьәләләрне тынычлыкта һәм татулыкта хәл итәбез», - дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз