news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Гарифуллин: Авыл җирендә дә хәзер эре мал тотучылар саны кими

Айдар Гарифуллин: Авыл җирендә дә хәзер эре мал тотучылар саны кими
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кичә Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булды. Пермь крае Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Гарифуллин пленар утырышта хуҗалыгы турында сөйләде һәм кәсебен дәвам итәргә ниятләвен әйтте.

«Гаиләбез белән герефорд токымлы мөгезле эре терлек үрчетәбез. Бу кәсеп белән 2018 елда шөгыльләнә башладык. Бүгенге көндә 130 баштан артык малларыбыз бар. Моңа өстәп умартачылык белән шөгыльләнәбез. Малларны тукландырырга 242 га чәчү җирләре үзләштерелгән. Бу эш белән шөгыльләнә башлаганга үкенмибез. Кереме яшәргә, эшне алып барырга җитә. Авыл җирендә дә хәзер эре мал тотучылар саны кими. Ит үстереп тә, нишләтим икән, дип кайгырасы юк. Ниятебез – шушы кәсебебезне дәвам итү. Биредә бик күп файдалы очрашулар булды, оештыручыларга зур рәхмәт», – диде ул.

Аның әйтүенчә, герефорд токымы безнең климатка яраштырылган, чыдам хайваннар. «Күп ашыйлар, тиз үсәләр. Иң мөһиме – көтүлектә, ачык һавада кышлыйлар. Кыйммәтле фермалар кирәкми», – дип ачыклык кертте Айдар Гарифуллин.

«Янапайда урта мәктәп, балалар бакчасы, яңа мәдәният йорты, шифаханә, почта, мәчет эшли, күп санда шәхси кибетләр дә бар. Авылда сигез эшмәкәр теркәлгән, шуларның бишесе кибет тотучылар, икесе урманчылык белән шөгыльләнә», – диде эшмәкәр.

Айадр Гарифуллин Екатеринбург ветеринар институтын 1993 елда тәмамлаган. «Хәзер мал табибы булып эшлим. Авылдагы тормышның үзенчәлекләре, уңышлары һәм кыенлыклары безнең өчен һәрвакыт әһәмиятле булып кала. Бүгенге көндә без, авыл халкы, яңа мөмкинлекләрне файдаланып, киләчәгебезне матурларга тырышабыз. Авыл тормышы дәвам итә, һәм без горурланып, аны сакларга һәм үстерергә омтылабыз», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot