Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Галимов: Җырлар очсызланган чорларны үтәбез
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов «III Яңа татар җыры» бәйгесенә багышланган очрашуда репертуар мәсьәләсе турында фикерен әйтте.
«Репертуар мәсьәләсе 30-20 ел элек тә бар иде, бүген дә бар. Элек яңа җырлар табигый рәвештә барлыкка килде. Конкурслар үткәрү дә, сайлау да кирәкмәде. Һәр җыр матур, төпле эчтәлекле һәм популяр иде. Хәзер без ул җырларны яңартып чыгарабыз. «Андый җырлар бүтән булмаячак», - диләр», – диде Айдар Галимов.
Җырчы хәзерге җыр сәнгатенең очсызлануын әйтте.
«Шундый чор башланды: җырлар күпкә китте, чүпләнде. Мәгънәсе, кыйммәте ягыннан җырлар бик очсызланган чорларны үтәбез. Әле ул үтеп китте дип әйтеп булмый. «Яңа татар җыры» шул максаттан да эшли. Бәйгенең резонансы яхшы булды, ул ишетелә», – диде ул.
Айдар Галимов «III Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концертында катнаша. Ул узган ел җиңгән «Эзлим сине» җырын башкарачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз