news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Айдар Гайнетдиновның «Биектау районы эпиграфик истәлекләре» китабы тәкъдим ителде

Казанда Айдар Гайнетдиновның «Биектау районы эпиграфик истәлекләре» китабы тәкъдим ителде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Татар китабы йортында «Биектау районы эпиграфик истәлекләре» китабын укучыларга тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге китап Татарстан Республикасы Биектау районы территориясендә бүгенге көнгә кадәр сакланып калган, 1281–1939 елларга караган гарәп язулы ташъязма истәлекләрне фәнни әйләнешкә кертүгә багышланган.

Китапта барлыгы 1235 гарәп язулы ташъязма истәлекнең, ягъни борынгы кабер ташларының, фотолары, оригинал текстлары һәм хәзерге телгә тәрҗемәләре тәкъдим ителә. 492 битлек әлеге хезмәт тарихи-мәдәни мирасны өйрәнүчеләргә, галимнәргә, туган як тарихы белән кызыксынучы киң катлам укучыларга адресланган.

Китапның авторы – филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, эпиграфика, тарихи-мәдәни мирас һәм татар язма истәлекләрен өйрәнү өлкәсендә танылган белгечләрнең берсе Айдар Гайнетдинов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чарада галим татарлар тарихында эпиграфик язмалар иң борынгы мәгълүмат чыганагы булуын искәртеп узды.

«Эпиграфика каты материалларга язылган язмаларны өйрәнә. Таш, агач, фарфор – кая язып була, алар барысы да эпиграфикага карый. Татар эпиграфикасы дигәндә без ташка язылган эпиграфиканы күз алдында тотабыз. Татарларда ул кәгазьдән кала иң таралган материал. Шулай ук иң борынгысы да, кәгазьнең гомере кыска, берничә гасыр гына саклана, таш исә бик озак саклана. Ташларны бүлмәдә утырып кына өйрәнеп булмый, аларны тикшерү өчен авылларга, зиратларга чыгып, җентекләп тикшерергә кирәк. Без дә төрле авылларда экспедицияләрдә йөрдек», – дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot