news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Фәсахов бокс буенча Россия чемпионатының бронза призеры булды

Айдар Фәсахов бокс буенча Россия чемпионатының бронза призеры булды
Фото: minsport.tatarstan.ru

27 августтан 4 сентябрьгә кадәр Саранскида бокс буенча Россия чемпионаты уза. 54 кг га кадәр авырлык категориясендә Татарстан Республикасы данын яклаган Айдар Фәсахов финалга бер адымда гына тукталып, чемпионатның бронза призеры булды. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысы игътибарга лаек, Саранск мондый спорт ярышларын «Огарев Арена»да беренче тапкыр кабул итә. Турнир барышында Россия җыелма командасының бокс буенча Европа чемпионатына заявкасы төгәлләнәчәк, ул 15-26 сентябрьдә Болгариянең София шәһәрендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot