news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Фәйзрахманов Равил Фәйзуллинның иҗат кичәсен әзерли

Айдар Фәйзрахманов Равил Фәйзуллинның иҗат кичәсен әзерли
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның юбилей кичәсе узачак. «Тагын килде язлар…!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә 27 март көнне була.

«Юбилей кичәсе дип атыйсым килми. Бу программага җырлар, хореографик һәм этнографик номерлар кертелгән югары дәрәҗәдә оештырылган концерт булыр дип уйлыйм. Аның режиссеры Айдар Фәйзрахманов, сценариен Фәрдия Сәфәргалиева эшләде. Алар кулы тигән кичә зур сәнгать әсәре була инде ул», диде Равил Фәйзуллин кичә турында.

«Олы юл әйтте…» дигән концертлар циклыннан. 2021 ел.

Фото: © Салават Камалетдинов

Кичәгә Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән кунаклар, шулай ук, язучының туган ягы – Балык Бистәсе районыннан да делегация көтелә.

Концертта Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Мирас» инструменталь ансамбле һәм бик күп танылган артистлар катнашачак. Башлана 18:30 сәгатьтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot