news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Әхмәдиев: «Сания» операсының йөз еллыгына иҗади проект әзерләргә хыялланабыз

Айдар Әхмәдиев: «Сания» операсының йөз еллыгына иҗади проект әзерләргә хыялланабыз
Салават Камалетдинов

Милли музейда «Сания»: беренче татар операсы» күргәзмәсе ачылды. Ике елдан соң операның дөнья күрүенә йөз ел була. Музейда опера белән бәйле фотографияләр, афишалар һәм спектакльләр программасы һәм операны иҗат итүчеләрнең шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Салих Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев беренче татар операсының йөз еллыгына иҗади проект әзерләргә теләүләрен әйтте.

  • Милли музей матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Казанда Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә «Сания» операсының премьерасы 1925 елның 25 июнендә, ТАССРның 5 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә була. Беренче татар операсының авторлары – композитор, дирижер һәм музыка белгече Солтан Габәши, җырчы һәм композитор Газиз Әлмөхәммәтов, композитор, скрипкачы һәм педагог Василий Виноградов. Либреттоны булдыруда күренекле татар язучысы Фатих Әмирхан ярдәм итә.

«2025 елда «Сания» операсына йөз ел була. Без әлеге истәлекле датага әзерләнә башладык. Бу күргәзмә шул чараларның берсе булып тора. «Сания» операсы – татар музыкасы тарихында беренче профессиональ татарча опера. Ул авторлар коллективы тарафыннан язылган. Сания ролен махсус Сара Садыйкова тавышына яраклаштырып иҗат иткәннәр. Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградовның күләмле һәм катлаулы музыкаль жанрда әсәр язарга алынулары батырлык та таләп иткән», - диде Салих Сәйдәшев исемендәге музей директоры Айдар Әхмәдиев.

Аның әйтүенчә, XX гасыр башында ике юнәлеш барлыкка килә: музыкаль драма (нигез салучысы – Салих Сәйдәшев) һәм опера. «Операны тудырган кешеләрнең күбесе 1930 елларда репрессия корбаннары була. Аларның уңышлары һәм уңышсызлыклары турында сөйләү, мирасын кабат халыкка кайтару – безнең бурычыбыз. Теләгебез һәм хыялыбыз – 2025 елда операның йөз еллыгы булганда яшь иҗатчылар белән берләшеп зур чара үткәрү», - диде ул.

«Операның сюжеты нигезендә бай кызның ярлы студентка гашыйк булуы, аларның бергә була алмаулары, әтисенең каршы килүе кебек вакыйгалар бар. Татар совет республикасы барлыкка килгәндә андый сюжетлар искергән дә булгандыр. Бу татар театрында бик еш очрый торган сюжет. Шуңа күрә операның сәхнәдән тиз арада төшүенең бер сәбәбе дә шулдыр. Әмма төп сәбәбе – Газиз Әлмөхәммәтов белән Солтан Габәшинең репрессиягә эләгүләре», - дип аңлатты Айдар Әхмәдиев.

«Сания» операсына багышланган күргәзмә киләсе елда Салих Сәйдәшев музеена күчәчәк. «Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: «Сания» операсында яңгыраган кайбер җырлар «халык җыры» буларак тарихка кереп калган, чөнки Газиз Әлмөхәммәтов репрессиягә эләккәннән соң, аның исемен бик күп әсәрләрдән сызып аталар. Халык арасында калсын өчен, җырларны «халык җыры» дип атаганнар. Опера турында лекцияләр сөйләүне дәвам итәчәкбез. Лекция бу атна җомга 19.00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев музеенда була», - диде ул.

Күргәзмәдә фотосурәтләр дә тәкъдим ителгән. Татарстан Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина сүзләренчә, фотоларда операны куярга зур өлеш керткән шәхесләр сурәтләнгән. «Сания» операсы либреттосының режиссер әзерләгән вариантының кулъязмасы да бар. Иске татар имлясында язылган кулъязма дәфтәрдә авторларның төрле төзәтмәләрен күрә алабыз. Кемнәр төзәтмәләр керткән – билгесез», - диде ул.

Нәҗип Җиһанов исемендәге музей мөдире Алексей Егоров күргәзмәдә композитор Василий Виноградовның күзлеге, шәмдәле, блокноты, Солтан Габәшинең кулъязмасын, Салих Сәйдәшевның дирижерлык таягын күрергә мөмкин булуын әйтте. «Моннан тыш, фондларда опера театрыннан Милли музейга тапшырылган берничә экспонат табылды: кларнет, труба, флейта. Без аларны да монда урнаштырдык», - диде ул.

  • Күргәзмә 2024 елның гыйнвар уртасына кадәр ачык булачак. Күргәзмәгә Татарстан Республикасы Милли музеена керү билеты буенча керергә мөмкин.
  • «Сания» операсы безнең илдә дә, чит илләрдә дә зур җәмәгать резонансы тудыра: опера турында материаллар Берлин музыкаль атналыгында (1925 ел өчен № 51-52) һәм Италиянең Көнчыгыш-Европа институты журналында (30.10.1925) басылып чыга. Операның клавиры, авторлар һәм башкаручыларның фотолары Франкфурт-на-Майне (Германия) халыкара музыкаль күргәзмәсендә күрсәтелә, диелә хәбәрдә.

  • Операны куюга театр артистлары, шулай ук симфоник оркестр катнашучылары, хор һәм дирижер Александр Литвинов җитәкчелегендәге Казан көнчыгыш музыка техникумының җырчы-солистлары җәлеп ителә (режиссер - Газиз Айдарский, рәссам - Петр Сперанский, балейтмейстер - Юрий Муко).
  • Операда төп партияне төрле вакытларда Зөһрә Байрашева һәм Разыя Садыйкова (Сара Садыйкованың сеңлесе) башкара. Зыя ролендә Газиз Әлмөхәммәтов чыгыш ясый. Башка партияләрдә Әнәс Хисамов (Зариф, Саниянең әтисе), Л. С. Гаврилова (Саниянең әнисе) катнаша, Маһирә (хезмәтче) роле Галия Кайбицкаяга йөкләнә, соңрак ул ТАССРның беренче халык артисты була. 1930 елда «Сания» спектаклендә күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев дирижер була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100