news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Әхмәдиев: Салих Сәйдәшевның шәхси әйберләре бик аз сакланган

Айдар Әхмәдиев: Салих Сәйдәшевның шәхси әйберләре бик аз сакланган
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев композиторның шәхси әйберләре аз сакланганын әйтте.

«Аның күп шәхси әйберләре сакланмаган. Салих абый музей бинасында – тулай торакта яшәгән. Кеше вафат була икән, икенче көнне башка кеше синең бүлмәңә килеп керә, кайбер әйберләр ташлана. Икенчедән, Салих абыйның өч гаиләсе булган. Һәркайсының аның әйберләрен алып калырга хакы бар. Тора-бара, ул әйберләр югалырга мөмкин. Аның әсәрләрен җыеп, теркәп, саклап баручы булмаган», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Ул музейда Салих Сәйдәшевның өченче хатыны Асия Казакова бүләк иткән фортепианосы, үзе ясаган дирижер таякчыгы барлыгын әйтте. «Совет Армиясе маршы»н язган өчен, Совет гаскәр башлыгы, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Климент Ворошилов Салих Сәйдәшевка алтын сәгать бүләк иткән булган. Бездә хәтта шушы сәгать тә юк, аның капкачы гына саклана. Фотографияләре сакланган, аларның күчермәләре безнең музейда бар», - диде Айдар Әхмәдиев.

«Ноталарга килгәндә, фондларда яткан кулъязмаларны яңадан карап чыгасы бар. Шунысы да бар: кайбер ноталар Камал театрында, каберләре дәүләт архивында, ә кайберләре опера театры архивында саклана. Узган елны без Камал театры оркестрының баш дирижеры Данияр Соколов белән дуслаштык. Ул бездә сакланган «Зәңгәр шәл» партитурасын карады, үзләрендә сакланганын күрсәтте. Аермалар бар. Бездәге варианты Салих абыйның үз кулы белән түгел, күчереп язучы тарафыннан язылган. Хәтта номерларның, җырларның исемнәре дә русча язылган. Партитураларның тагын әллә ничә варианты бар», - диде ул.

Салих Сәйдәшев музее директоры партитураларның берничә вариантта булуның сәбәбен аңлатты. «Татар театрында бюджет белән проблемалар булса, оркестрда уйнаучы музыкантларны эштән кыскартканнар. Ул вакытта ел саен музыкантлар белән контракт төзелгән. Шуңа күрә оркестр составы гел үзгәреп торган. Шул шартларга яраклаштырып, Салих Сәйдәшев яңадан партитура язган, дип уйлыйм. Бу – нормаль хәл, ул бүген дә шулай. Композиторлар хәзер дә үзләренең әсәрләрен берничә вариантта ясый», - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100