news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Әхмәдиев Салих Сәйдәшевнең радиокомитетта табылган кулъязмалары турында сөйләде

Айдар Әхмәдиев Салих Сәйдәшевнең радиокомитетта табылган кулъязмалары турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев әйтүенчә, композитор Салих Сәйдәшевнең радиокомитетта табылган әсәрләре, кулъязмаларын хәзерге вакытта цифрлаштыруларын әйтте.

«Кулъязмаларның бер өлеше хәзер фондларда саклана. Калганы – безнең музейда. Музейдагы кулъязмалар «фильтр» аша үтмәгән әле. Хәзерге вакытта музейның өлкән фәнни хезмәткәре Раушания Җиһангирова белән кулъязмаларны цифрлаштырабыз. JPG, PDF форматларында саклыйбыз. Күпчелеген ясап бетердек. Эшне бетергәч, кулъязмаларны архивларга тапшырачакбыз», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Айдар Әхмәдиев

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ул кулъязмаларның күбесе радиокомитет китапханәсеннән алынуын әйтте. «Радиокомитет 2000 еллар башында таркалган, һәм, анда сакланган бик күп материаллар чүплеккә ташланган, дип сөйлиләр. Безнең хезмәткәрләр радиокомитетта эшләүчеләр белән элемтәгә кереп, эзләнеп, кулъязмаларны саклап кала алды. Без әле кулъязмаларны фондларга тапшырмадык, ләкин тапшырырга кирәк, чөнки безнең музейда хәзерге вакытта документларны саклау шартлары юк», - дип аңлатты Айдар Әхмәдиев.

Салих Сәйдәшев музее директоры цифрлаштырылган кулъязмалар ачык кулланылышта булачак дип өметләндерә. «Киләчәктә бу эшне башкарып чыгарга ният бар. Салих Сәйдәшев вафатыннан соң 70 ел узгач (2025 елда – авт.), аның әсәрләре шәхси милектән иҗтимагый милеккә күчкәч, кулъязмаларны ачык кулланылышка куячакбыз», - диде ул.

«Әлеге кулъязмалар Салих Сәйдәшев кулы белән яисә күчереп язучы кулы белән язылганмы – төгәл әйтә алмыйм. Чөнки Салих абый «киләчәк буыннарга әсәрләремне калдырам» дип, аларны тәртипкә салып, саклап бармаган. Ул бүгенге көн белән генә яшәгән. Бу – күп композиторларга хас әйбер. Композитор тиз генә язган һәм күчереп язучыларга тапшырган. Алга таба чиста итеп күчереп язып, музыкантларга тапшырырга тиеш булганнар», - диде Айдар Әхмәдиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100