news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Әхмәдиев ремонттан соң Салих Сәйдәшев музеендагы яңалыклар турында сөйләде

Айдар Әхмәдиев ремонттан соң Салих Сәйдәшев музеендагы яңалыклар турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшевнең музее директоры Айдар Әхмәдиев «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә ремонттан соң музейдагы яңалыклар турында сөйләде.

«Техник мәсьәләләрне хәл итеп бетерәсе бар. Музейда һава торышына игътибар ителә. Температура, дымлылык режимы һ.б. Музейның икенче катында батареялар күп, һәм алар бүлмәләрне бик каты җылыта, һаваны корыта. Аларны кисеп атып та булмый, ничектер капларга кирәк. Киләчәктә экспонатларга зыян килмәсен өчен, инженерлар белән бу мәсьәләдән чыгу юлын таптык. Диварларның, идәннең төсен үзгәртәсе бар. Косметик ремонт ясалачак», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Айдар Әхмәдиев

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Аның әйтүенчә, бик күп мәсьәләләрне хәл итеп бетерәсе бар. «Экспозициянең логикасы нинди булачак? Экспонатлар кайда, нинди тәртиптә урнашачак? Ничек төзеләчәк? Витриналар сыямы? Шушы һәм башка нечкәлекләрне өйрәнә башлагач, очы-кырые юк икәнлеге аңлашылды. Логистика мәсьәләсе бар, ут куелышы, кешеләр ничек керәләр, кайдан борылалар һ.б.», - дип аңлатты Айдар Әхмәдиев.

Салих Сәйдәшев музее директоры элекке ак бүлмә булмаячагын әйтте. «Чынлыкта, Салих Сәйдәшевнең андый бүлмәсе булмаган. Ак бүлмәне театраль рәссамнар тудырган, алар аны сәнгати яктан эшләгән булган. «Килгән кеше ак бүлмәне карап, фантазиясен эшкә җигеп, үзенчә күзаллый ала», – дигәннәрдер. Без ул концепциядән киттек. Әмма ул ак бүлмәнең бер өлеше калачак. Салих Сәйдәшевнең мемориаль бүлмәсенә керсәң, уң һәм сул якта ак тасмалар торачак», - диде ул.

«Бездә Салих абый бүлмәсенең фотолары бар, шуңа карап, экспонатларны нәкъ фотодагыча калдырачакбыз. Ягъни аның бүлмәсен торгызачакбыз. Фотоларга таянып, 1930-1950 еллардагы мохитне тудырырга тырышырбыз. Витриналарны алып килделәр, монтажлау эшләре төгәлләнде, кайбер детальләрне җиренә җиткереп эшләп бетерәсе калды. Дымлылык режимын, яктылык (ут) мәсьәләсен җайга саласы бар», - диде Айдар Әхмәдиев.

Ул Татарстан Милли музее хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте. «Бу эшне үзебез генә ерып чыга алмас идек. Концепцияне эшләдек, хәзерге вакытта без Мәдәният министрлыгыннан җавап көтәбез. Ремонт бәлки, быел да төгәлләнер. Акча бүлеп бирелсә, ремонт озакка сузылмаячак. Ә менә экспозициядә детальләр бик күп. Мәсәлән, бер бүлмә татар операсына багышланган. Хәтта шул бер бүлмәне әзерләү өчен дә шулкадәр күп тырышырга кирәк», - ди ул.

«Фондта сакланган әйберләр белән генә кешене җәлеп итеп булмый. Татар музыкасы музее булгач, димәк, музыка яңгырарга тиеш. Техник җиһазларны кая куярга, ничек көйләргә... Зәвыклы һәм шул ук вакытта заманча булсын. Бу нечкәлекләрне быел хәл итеп бетерә алырбыз, дип өметләнәм. Менә шул-шул вакытта ремонт бетә, дип ышандырып әйтә алмыйм, иң мөһиме – эш бара, Аллаһка шөкер», - дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100