news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Әхмәдиев: Балалар Салих Сәйдәшев турында берни белми, музыкасын тыңлаганы булмаган

Айдар Әхмәдиев: Балалар Салих Сәйдәшев турында берни белми, музыкасын тыңлаганы булмаган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев әйтүенчә, хәзерге буын балалары композитор Салих Сәйдәшев турында берни белми.

«Үз заманында Салих Сәйдәшевның әтисе ягыннан туганнары аның музыка белән шөгыльләнүенә каршы торганнар. Аны сәүдәгәр булырга өндәгәннәр, әмма Салих Сәйдәшевның музыкант булуында аның җизнәсе – Шиһап Әхмәровның роле зур була. «Нинди дә булса теләгең, максатың бар икән, йөрәгеңне тыңла. Ихлас булсаң, эшең дә барачак, зур уңышларга да ирешә алачаксың», – дип, мәктәп укучыларына сөйлибез. Бу – балалар өчен яңалык, чөнки алар Сәйдәшев турында берни белми, аның музыкасын да тыңлаганнары булмаган», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Хәзерге вакытта Салих Сәйдәшев музеенда лекция, концерт, фатирниклар уздыралар.

«Әлегә без шулар белән чикләнеп торабыз. Узган елның ноябреннән башлап, Шәриф Камал музее белән берлектә, авылларга чыга башладык: Яшел Үзән, Лаеш, Актаныш районнарына бардык. Очрашуларда татар музыкасы тарихы, Салих Сәйдәшев турында сөйлибез. Моннан тыш, борынгы төрки уен кораллары турында концерт-лекция дә оештырганыбыз булды. Быел февральдән Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин белән бу эшне дәвам итеп, авылларга кайтырга уйлыйбыз. Ниятебез – һәр районга кайту», - диде Айдар Әхмәдиев.

Ул музей эшчәнлегенең концертлар белән башланып китүен, хәзер лекцияләргә басым ясавын әйтте. «Дөресен әйтәм, халык концертлар карарга ярата, кеше күбрәк концертларга йөри. Ләкин лекцияләрне дата-фамилияләр белән башны катырып, формаль рәвештә үткәрмибез. Салих Сәйдәшев үрнәгендә, шәхес үсешенә игътибарны юнәлтәбез», - дип сөйләде әңгәмәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100