news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Әхмәдиев: Азат Аббасов Салих Сәйдәшев киңәше белән музыка юлын сайлаган

Айдар Әхмәдиев: Азат Аббасов Салих Сәйдәшев киңәше белән музыка юлын сайлаган
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Татарстанның Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музеенда Тукай премиясе иясе, 1950-1990 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты булып чыгыш ясаган, СССРның халык артисты Азат Аббасовның 100 еллыгына багышланган концерт булды.

«Концертның нәкъ менә Салих Сәйдәшев музеенда булуы символик мәгънәгә ия, чөнки Азат Аббасов кебек күренекле җырчының үсешендә Салих Сәйдәшев зур роль уйный. Казан авиация техникумын тәмамлаганнан соң 1943 елда Азат Аббасов Казан вертолет заводында конструктор булып эшли башлый. Гаилә дусты Салих Сәйдәшев киңәше белән ул 1944 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый башлый», - диде музейның мөдире Айдар Әхмәдиев.

Концертта Әлфинур Баһаветдинова, Рамилә Шәмсемөхәммәтова, Милена Муллашова, Алена Лунина, Юй Пэн, Цай Цзяи, Дэн Юй чыгыш ясады. Концертмейстерлар – Мария Хәйруллина, Вероника Шушлебина, Татьяна Гейдарова, Баян партиясе – Нәфис Шәйдуллин.

«Нәселендә музыкантлар һәм җырчылар булмаган гаиләдә ни рәвешле атаклы музыкант барлыкка килә соң, дигән сорау туа. Ул бу сорауга: «Яшьтән үк музыка белән мавыга идем, радиолар тыңларга ярата идем», - дип җавап бирә. Чыннан да, Совет чорында музыкаль тәрбиягә басым ясалды: көн саен музыкаль тапшырулар, концертлар тапшыра иделәр. Азат Аббасов та моң белән мавыгып, радиодан танылган ария, романслар тыңлап, үзе дә шуңа ияреп, җырлый башлый», - дип аңлатты музей мөдире.

Фото: © Татарстан Милли музее фондларыннан

Айдар Әхмәдиев әйтүенчә, 1950 елда Азат Аббасов РСФСРның атказанган артисты Сергей Стрельцовның җыр классын тәмамлый. «Шул вакытта остазы аңа дөньяга танылган җәүһәрләрне ачып җибәрә: Көнбатыш Европа, рус әсәрләре булсынмы... Бөек опера партияләрен башкарырга өйрәнә. Шуннан соң Азат Зиннәт улы Казанга кайта, Татар дәүләт опера һәм балет театрының солисты итеп кабул ителә», - диде ул.

Концертта Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал кафедрасы студентлары катнашты. Чит ил һәм рус композиторларының арияләре һәм романслары, татар академик һәм халык музыкасы яңгырады. Музейдагы һәр чарада сакланган традиция буенча Салих Сәйдәшевның әсәрләре дә – «Булат җыры» һәм «Кояшлы вальс» җырлары яңгырады.

«Азат Аббасов Нәҗип Җиһанов һәм башка композиторларның операларын иң беренче башкаручы буларак та билгеле. Гомумән, ул йөздән артык опера партиясен башкара һәм театрда 40 ел эшли. Бу – зур срок. Чөнки җырчылар, балет артистлары сәхнәдә бу кадәр озак чыгыш ясамый. Әмма Азат Аббасов, өлкән яшьтә булуына карамастан, тавышы яхшы яңгыраган. Ул төгәл дикция, югары вокал культурасы белән аерылып торган», - дип билгеләп үтте мөдир.

Опера җырчысы карьерасын лирик-тенор буларак башлап җибәргән булган. «Лирик-тенор – йомшак тавышлы, камера залларында яхшы яңгырый. Тора-бара ул драматик партияләргә дә күчә. «Җәлил» операсында аны Муса Җәлил партиясенә билгелиләр. «Бу операны җырларга тавышым әзер түгел иде, дип уйладым. Бу вакытта исә тавышым ныгый башлаган икән», - дип әйтә ул истәлекләрендә. Татар композиторлары әсәрләрен сәхнәдән тыш, радио-телевидениедән дә башкара», - диде Айдар Әхмәдиев.

«Зәңгәр шәл» спектакле сәхнәгә кире кайтканнан соң, Азат Аббасов Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Зәңгәр шәл» спектаклендә Булат ролен зур уңыш белән башкара. «Минем «Зәңгәр шәл»дә уйнавым киләчәгемә зур мәктәп булды. Ул вакытта атаклы зур җырчылар белән эшләргә туры килде: Фатима Ильская, Гөлсем Болгарская, Хәким Сәлимҗанов, Фоат Халитов һ.б. «Йөздем» инде мин рәхәтләнеп», - дип яза Азат Аббасов.

Фото: © Татарстан Милли музее фондларыннан

  • Азат Зиннәт улы Аббасов – РСФСРның халык артисты (1966), СССРның халык артисты (1977), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1971). 1925 елның 19 гыйнварында Алабугада туа. 1944 елда Петр Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга керә. 1950 елда С.Н.Стрельцовның җыр классын бетергәннән соң Казанга кайта.
  • 1950-1990 елларда - Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты. Операның әйдәп баручы солистларының берсе буларак, театр спектакльләрендә йөздән артык партия башкара. Азат Габбасов 2006 елның 11 октябрендә Казанда вафат була. Казанның Яңа Татар бистәсендә урнашкан татар зиратында җирләнгән.
  • Йөздән артык опера партиясендә: Фауст («Фауст», Ш.Гуно), Ричард («Бал-маскарад», Дж.Верди), Рудольф, Каварадосси, Пинкертон («Богема», «Тоска», «Чио-Чио-Сан», Дж.Пуччини), Самозванец («Борис Годунов», М.Мусоргский), Синодал («Демон», А.Рубинштейн), Андрей («Семья Тараса», Д.Кабалевский), Алексей («Оптимистическая трагедия», А.Холминов), Сергей («Катерина Измайлова», Д.Шостакович) һ.б. образлар тудыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100