news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Җаббаровның «Тау» спектакле «Алтын битлек» премиясе лауреаты булды

Уфа дәүләт «Нур» татар театрының «Тау» спектакле (режиссеры Айдар Җаббаров) «Драма театры. Зур форма» номинациясендә «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты булды.

«Тау» белән беррәттән бу номинациядә «В списках не значился» (Мәскәүнең Олег Табаков исемендәге театры), «Перед рассветом» (Никита Михалковның «12» остаханәсе) һәм «Солнце Ландау» (Евгений Вахтангов исемендәге театр) спектакльләре дә бүләкләнде. Номинациядә барлыгы ун спектакль катнашты.

«Курчак театры» номинациясендә «Тьма египетская» (Башкорт дәүләт курчак театры), «Зойкина квартира» (Екатеринбург курчак театры) һәм «Конек-горбунок» (Рязань курчак театры) спектакльләре лауреат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot