news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Җаббаровны Россия Президенты премиясенә Милли театрлар ассоциациясе тәкъдим иткән

Камал театры режиссеры Айдар Җаббаров РФ Президентының яшь мәдәният әһелләренә бирелә торган премиясенә лаек булды.

Айдар Җаббаровны Россия Президенты премиясенә Милли театрлар ассоциациясе тәкъдим иткән
Салават Камалетдинов, Рамил Гали/архив

Камал театры режиссеры Айдар Җаббаровны Россия Президентының яшь мәдәният эшлеклеләренә бирелә торган премиясенә Россиянең Милли театрлар ассоциациясе тәкъдим иткән.

«Безнең театр Россиянең Милли театрлар ассоциациясенә керә. Ә театрның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев Ассоциация советына керә», – дип шәрехләде Камал театры директоры урынбасары Илшат Латыйпов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Балет артисты Сергей Полунинның, скульптор Екатерина Пильникованың һәм Айдар Җаббаровның 2022 ел өчен премия лауреаты булуы хакында Россия Президенты Указы бүген басылып чыкты.

Ассоциация төзү инициативасы белән 2019 елда үзен Россиянең беренче милли театры дип таныткан Александр театры чыккан иде. ассоциациянең беренче утырышы 2022 елның гыйнварында булды.

  • Җаббаров Айдар Тәлгать улы 1991 елда Чаллы шәһәрендә туа. 2012 елда Казан театр училищасын тәмамлый (Ф.Р.Бикчәнтәев курсы). 2018 елда РАТИ - ГИТИСның режиссерлык факультетын тәмамлый (С.В.Женовач курсы). Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты (2017). «Алтын битлек» театраль премиясе номинанты (2019)
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100