news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Җәббаров Тинчурин театрында бары тик яхшы сыйфатлы спектакльләр генә вәгъдә итә

Айдар Җәббаров Тинчурин театрында бары тик яхшы сыйфатлы спектакльләр генә вәгъдә итә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Айдар Җәббаров Тинчурин театрында бары тик яхшы сыйфатлы спектакльләр генә вәгъдә итүен әйтте.

«Югары дәрәҗәдә затлы спектакльләр куелачак. Театрда төрлесе булырга тиеш – музыкаль спектакльләр, фәлсәфи спектакльләр, авыр спектакльләр, арт-хаус спектакльләр, пластик спектакльләр, клоунада стилендәге спектакльләр, шигъри спектакльләр...», - дип сөйләде Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш режиссер итеп билгеләнгән Айдар Җаббаров.

«Мин репертуардагы спектакльләрне карый башладым, кайберләрен видеодан карыйм. Спектакльнең сыйфаты начар икән, билет сатылса да, төшеп калачак. Чөнки бу темага мин бик борчылам. Һәр спектакль – безнең йөзебез. Әйтик, каяндыр күчеп килгән гаилә беренче тапкыр спектакльгә килә дә, шундый спектакльне күреп, театрдан гайрәте чигәргә мөмкин. Без потенциаль тамашачыбызны югалтабыз. Безгә бик сак булырга һәм сыйфат турында бик уйларга кирәк. Миңа начар спектакль кирәк», – дигән тамашачы булмый бит инде ул. Андый тамашачы буламыни?! Яхшы сыйфатлы, яңа фикер ачкан спектакльне күреп, теләсә нинди тамашачы да сөенәчәк», - ди режиссер.

  • Айдар Җаббаров Тинчурин театрына баш режиссер итеп куелгач та беренче интервьюны татар телендә «Татар-информ» хәбәрчесенә бирде.
news_right_1
news_right_2
news_bot