news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Җаббаров милли театрлар режиссерлары өчен лаборатория уздыра

Айдар Җаббаров милли театрлар режиссерлары өчен лаборатория уздыра
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Казанда Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров җитәкчелегендә милли театрлар режиссерлары лабораториясе узачак. Лабораториядә катнашучыларның гаризаларын РФ Театр эшлеклеләре берлеге җыя. Мәгълүмат та РФ Театр эшлеклеләре берлегенең рәсми сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә «Интертат».

Гаризалар 17 апрельгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 20 апрельдә игълан ителәчәк.

Лабораториянең темасы «Режиссерның проза белән эшләве».

Дәресләр 11-18 майда Тинчурин театры бинасында узачак.

Лабораториядә катнашу түләүсез булу да ассызыкланган. Аларның Казанда яшәвен РФ Театр эшлеклеләре берлеге финанслый.

news_right_1
news_right_2
news_bot