news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Җаббаров һәм Булат Гатауллин Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиясе лауреаты булды

Айдар Җаббаров һәм Булат Гатауллин Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиясе лауреаты булды
фото: Рамил Гали, Михаил Захаров/архив

Татарстаннан ике яшь иҗатчы – Камал театры режиссеры Айдар Җаббаров һәм Кариев театры артисты, режиссеры Булат Гатауллин 2025 ел өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиясе лауреаты булды. Лауреатлар исемлеге РФ Театр әһелләре берлегенең рәсми сайтында урын алган.

  • Стипендия регионнардагы мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендә эшләүче 35 яшькә кадәрге мәдәният һәм сәнгать әһелләренә бирелә.
  • Стипендиянең суммасы – бер елга 240 000 сум.
  • Стипендия барлыгы 43 кешегә бирелгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot