Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Җаббаров Эмиль Талипов белән Шолоховның «Судьба человека» хикәясен сәхнәләштерә
«Особняк Демидова» театр резиденциясендә Айдар Җаббаров яңа спектакль әзерли. Премьера 18 һәм 19 декабрьдә көтелә.
«Айдар Җаббаров Михаил Шолоховның «Судьба человека» хикәясе буенча премьеру чыгара. Спектакльдә Эмиль Талипов уйнаячак», дип хәбәр итә театр резиденциясенең матбугат үзәге.
Михаил Шолоховның бу хикәясе Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын узып, үзендә ярату алу һәм кешеләргә мәрхәмәтлелек хисен югалтмаган кеше турында.
«Режиссер Айдар Җаббаров җитәкләгән иҗади төркем бу хикәягә яңа яктан килеп карый. Иҗатчыларны әлеге тарихның фәлсәфи мәгънәләре кызыксындыра: кеше язмышы нәрсә ул? Аның белән кем идарә итә – кеше үземе әллә тәкъдире язылганмы?» дип спектакль турында мәгълүмат бирә оештыручылар.
Спектакльдә Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов, курчак театры артистлары Валерий Антонов һәм Анна Зиннәтуллина катнаша.
- Спектакль Президентның Мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәмендә куела.
- «Особняк Демидова» театр резиденциясе - «Живой город» фонды мәйданчыкларының берсе. Казан шәһәренең Муса Җәлил урамында 7 нче йорт адресы белән урнашкан.
- Биредә Айдар Җаббаров өченче спектаклен чыгара. Репертуарда аның «Музей» һәм «Побег» спектакльләре бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз