news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Җаббаров «Әкият» курчак театрында актерлык осталыгы буенча тренинг үткәргән

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Экият-Lab» V курчак театры лабораториясе старт алды

Айдар Җаббаров «Әкият» курчак театрында актерлык осталыгы буенча тренинг үткәргән
фото: Рәмис Нәҗмиев, "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Экият-Lab» V курчак театры лабораториясе старт алды.

«Лабораториянең беренче көне Айдар Җаббаровның актерлык осталыгы буенча тренингыннан башланды», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Тиздән лабораториягә Мәскәү курчак театрының баш режиссеры Наталья Пахомова, Россия Армиясе театрының баш рәссамы Анастасия Глебова һәм композитор Николай Морозов кушылачак», диелгән хәбәрдә.

Әлеге команда өч көн дәвамында «Марья Моревна» рус халык әкияте буенча эскиз әзерләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot