news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдагы кратерны галим Эрик Галимов исеме белән атаганнар

Айдагы кратерны галим Эрик Галимов исеме белән атаганнар
Фото: https://t.me/PolpredstvoRT

Халыкара астрономия берлеге Россия галимнәре идеясен хуплады һәм Айдагы кратерларның берсенә танылган геохимик һәм планетолог, Россия Фәннәр академиясе академигы Эрик Галимов исемен бирде. Ул телевидение алып баручысы Дарья Златопольскаяның әтисе. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Галимов» исеме хәзер рәсми рәвештә планеталар номенклатурасында беркетелгән», диелә хәбәрдә.

34 километрлы кратер Җирнең табигый иярчененең көньяк поляр өлкәсендә урнашкан дип билгеләп үтелә. Объектны өйрәнү дәвам итәчәк. Тикшеренү Россия Фән һәм югары белем министрлыгының финанс ярдәме белән үткәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot