news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин машина сатып алу өчен ана капиталын сарыф итүгә каршы чыкты

Россия Президенты Владимир Путин россиялеләргә ана капиталы акчасына автомобиль сатып алырга рөхсәт итү идеясен хупламады. Министрлар кабинетына ул Ерак Көнчыгышта күпбалалы гаиләләр өчен машина сатып алуга ташламалар кертү мәсьәләсен карарга кушты. Бу хакта дәүләт башлыгы Анадырь шәһәрендә яшәүчеләр белән очрашуда хәбәр итте. Трансляцияне Кремль матбугат хезмәтенең Telegram-каналында үткәрделәр.

«Әйдәгез, гаилә капиталына бу максатларда кагылмыйк. Хөкүмәт һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан Ерак Көнчыгыштагы күпбалалы гаиләләр өчен автомобиль сатып алуда ташламалар мәсьәләсен аерым эшләвен сорыйк. Мин хөкүмәткә гаилә капиталы кысаларыннан тыш автомобиль сатып алганда субсидияләү, ташламалы кредит бирү мәсьәләсен хәл итәргә кушам», — диде Путин.

Коронавирус пандемиясе вакытында Россиядә мондый чараның ул кешеләргә һәм Ватан автомобиль сәнәгатенә ярдәм итү өчен эшләгәнлеген һәм бүгенге көнгә кабат актуальләшүен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100