Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«ӘйдәБас» проектында Казан кызларының лирик биюендәге үзенчәлекләрне күрсәттеләр
«Лирик биюдә куллар акрын темпта хәрәкәтләнә, аяклар төгәл, вак хәрәкәтләр ясый. Боларны тәңгәл китерә белергә кирәк», - диде хореограф.
«ӘйдәБас» проекты җитәкчесе Сәидә Миңнебаева Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең алтын фондына кергән «Казан кызлары биюе» мисалында лирик бию үзенчәлекләре буенча мастер-класс күрсәтте.
«Лирик биюдә куллар акрын темпта хәрәкәтләнә, аяклар төгәл, вак хәрәкәтләр ясый. Боларны тәңгәл китерә белергә кирәк. «Казан кызлары биюен» ансамбльнең хореографы Раилә Гарипова бер фольклор экспедициясендә әбиләрдән күреп ала һәм сәхнә биюенә әйләндерә. Биюне кулларга шәлләр тотып бииләр. Раилә ханым шәл белән илһамланып, биюне үзенчә сәхнәләштерә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, лирик биюнең үзенчәлеге шунда: гәүдәнең өске өлеше бер төрле, аскы өлеше икенче төрле хәрәкәтләнә.
«Биегәндә аяклар белән татар бизәкләрен күрсәткән кебек хәрәкәтләр ясыйбыз. Аны Раилә Гарипова «чеметеп басу» дип әйтә. Куллар беренче һәм өченче позициядә була. Хәрәкәтләрне ясаганда үзеңнең мөнәсәбәтеңне дә күрсәтергә белергә кирәк. Хәрәкәтләрне җентекләп ясарга киңәш ителә», - диде Сәидә Миңнебаева.
Проект җитәкчесе «Казан кызлары» биюен татар классик биюе булып саналуын әйтте. «Шуңа күрә, яңа хәрәкәтләр уйлап чыгарырга, үзегезнең элементларны кертеп җибәрергә курыкмагыз», - дип киңәш бирде ул мастер-класста катнашучыларга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз