news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивалендә 100 мең сум өчен көрәшәчәкләр

«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивалендә 100 мең сум өчен көрәшәчәкләр
Фото: «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының матбугат хезмәте

Иртәгә 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узачак. Фестивальгә әзерлек 22 марттан башланган. Командалар уенга Яшел Үзән районында урнашкан «Мирас» лагеренда әзерләнә. Фестивальдә Татарстан районнарыннан һәм Россия өлкәләреннән командалар катнашачак, дип хәбәр итә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының матбугат хезмәте.

«Әйдә ШаяРТ»ның Зур фестивалендә командаларның төрле яклардан булуы уенда татар милләтенең үзенчәлеген, гомумән, татар телен саклауга ярдәм итә. Монда һәр район үз йөзен, үз мәдәниятен күрсәтә. Фестивальдә тамашачы мәктәп укучылары тормышын да, студентлар юморын да, урта яшьтәгеләр мәзәген дә күрә. Залда төрле яшьтәге тамашачыны юморга мәхәббәт, үзенчәлекле татар мәдәниятенә соклану берләштерә, диелә хәбәрдә.

  • Фестивальдә 25 команда катнашачак. Алар арасында:«Мәхәббәт» (Чаллы), «Супер крәшен» (Тукай районы), «Батырлар» (Саба районы), «Игенче» (Саба районы), «Ащкызлар» (Пенза шәһәре), «Щиток» (Уфа шәһәре), «Гөлпәриләр» (Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы), «Түбәтәйле яшьләр» (Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты, «Эксклюзив» (Чаллы), «Студентлар каймагы» (Чүпрәле районы), «Шәп» (Түбән Кама шәһәре, Бакый Урманче исемендәге 2 нче номерлы гимназия), «ТатМак» (Кама Тамагы) бар.
  • Шулай ук «Биектау кызлары» (Биектау районы), «Матур чәчәк» (Түбән Кама районының 8 нче номерлы урта мәктәбе), «Алмашлыклар» (Алабуга шәһәренең 1 нче номерлы гимназиясе), «Котылдык» (Теләче районы), Самара шәһәре, Алексеевск районы, Лаеш районы, «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты), «Разъезд братьев Комаровых» (Казан дәүләт энергетика университеты, «Авара» (Казан энергетика көллияте), КФУ командасы, «Крәшеннәр», «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ) кебек командалар катнашачак.

Әлеге фестивальнең катнашучыларын Татарстан Республикасы КВН оешмасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, Татарстанның халык артисты, юморист Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, татар рэперы Шәкүр бәяләячәк.

Җиңүчеләргә 100 мең сум тапшырылачак. Фестивальдә 25 команда катнаша, шуларның 12се сезонга узачак, калганнары, биш зональ этапның берсендә җиңеп, сезонга эләгә ала. Фестивальнең статусы үсә, ул республика дәрәҗәсендә генә түгел, ә федераль күләмдәге чарага әверелә, чөнки Россия өлкәләреннән дә командалар катнаша. Уенга елдан-ел яңа такымнар кушыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot