Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының ярымфиналында җиңү өчен сигез команда ярышачак
7 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы 2025 ел сезонының ярымфинал уены була.
«Уенчыларга Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, татар эстрадасының популяр җырчысы, музыкант Марат Яруллин бәя бирәчәк. «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы уеннарының үзенчәлеге шунда: уенда җиңгән командаларга, акчалата бүләк тапшырылып, алар киләсе этапка уза. Финалда да зур суммалар уйнатыла. Исегезгә төшерәбез, 2024 ел сезонында абсолют җиңүче исеменә «Дилүс улы» (КФУ, Казан) командасы лаек булган иде», – дип хәбәр итә уенның оештыручылары.
2025 ел сезоны март аенда Зур фестивальдән башланды, сезонга ун команда узды. Моннан тыш, сезонга «Алга» лигасының зона этаплары җиңүчеләре, шулай ук Казан яшьләре лигасыннан бер команда кушылды. 2 июньдә узган чирекфиналда уналты команда ярышты
Шулай итеп, ярымфиналда «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ, Казан), «Сабалета» (Саба районы), «Башкорт лигасының җыелма командасы» (Уфа, Башкортстан Республикасы), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты, Казан), «Мәхәббәт» (2 нче гимназия, Чаллы шәһәре), «Керәшеннәр» җыелма командасы, «Дөбер-шатр» (Сарман районы), «Супер керәшен» (Тукай районы) командалары көч сынашачак.
- 2025 елда – Татар КВН лигасына – 30 ел, «Әйдә ШаяРТ!» проектына – алты ел. «Әйдә ШаяРТ!» – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Лиганың максатлары – яшьләрдә милли үзаң, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендә юмор үстерү.
- Оештыручылар: Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз