Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының чирек финалында 50 мең сум уйнатылачак
2 июньдә 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2025 ел сезонының чирек финал уены була. Бер кичтә ике уен узачак. Беренчесе 18.00 сәгатьтә башланса, икенчесе 19.30 сәгатьтә старт алачак. Һәр уенда командалар арасында 50шәр мең сум уйнатыла. Акчалата бүләк җиңүчеләр киләсе этапка узачак.
«Беренче уенда түбәндәге командалар көч сынаша: «Башкорт лигасының җыелма командасы» (Уфа, Башкортстан Республикасы), «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ, Казан), «Әтнә шутниклары» (Әтнә районы), «Сугангстеры» (Казан), «Керәшеннәр» җыелма командасы, «Апасныйлар» (Апас районы), «Ничек бар, шулай» (Саба районы), «Дөбер-шатр» (Сарман районы)», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Икенче уен 19.30 сәгатьтә башланачак, биредә «Сабалета» (Саба районы), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты, Казан), «Безнекеләр» (Чирмешән районы), «Супер керәшен» (Тукай районы), «Татмак» (Кама Тамагы районы), «Белем сакчылары» (Нурлат районы), «Мәхәббәт» (2 нче номерлы гимназия, Чаллы шәһәре), «Казан яшьләр лигасы»ның җиңүчесе.
Уенчыларга Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы һәм «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, популяр башкаручы Лэйна һәм җәмәгать эшлеклесе, «Копилка счастья» хәйрия проектына нигез салучы, лайфстайл-блогер Алинә Гыймалтдинова бәя бирәчәк.
Искәртеп узыйк, 2024 ел сезонында абсолют җиңүче исеменә «Дилүс улы» (КФУ, Казан) командасы лаек булган иде. 2025 ел сезоны март аенда Зур фестивальдән башланды, сезонга ун команда узды. Моннан тыш, сезонга «Алга» лигасының зона этаплары җиңүчеләре, шулай ук Казан яшьләре лигасыннан бер команда кушылды. Шулай итеп, чирекфиналда барлыгы 16 команда ярышачак.
- Быел Татар КВН лигасына – 30 ел, «Әйдә ШаяРТ!» проектына – алты ел. «Әйдә ШаяРТ!» – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Лиганың максатлары – яшьләрдә милли үзаң, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендә юмор үстерү.
- Оештыручылар: Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз