Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2024 ел сезоны җиңүчесенә 200 мең сум тапшырылачак
17 декабрьдә 17.00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы була. 2024 елның сезон ябылышы уенында барлыгы 5 команда катнаша. Җиңүче исеменә «Нәмәкәй» (Актаныш), «Сабалета» (Саба), «Изи» (Мамадыш), «Дилүс улы» (Казан), «Керәшеннәр» (Казан) командалары дәгъва кыла. Алар барысы да, ярымфиналда җиңеп, финалга чыккан. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
«Командалар төп бүләк – 200 мең сум акча өчен ярышачак. Узган елда Актанышның «Нәмәкәй» командасы абсолют җиңүче булып табылган иде. Уенчыларга Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, «ТНВ» телеканалының генераль директоры Илшат Әминов, «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров бәя бирәчәк», - диелә хәбәрдә.
«Гомумән, быелгы сезонда татар телендә КВН уйнаучылар артты: май аенда узган Зур фестивальгә 27 команда килде. Бу – рекорд. Чөнки элек фестивальдә катнашучы командаларның саны 20дән артмый иде. «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы тарихында беренче тапкыр финалда шундый зур суммада акчалата бүләк уйнатыла. Бу мөмкинлек Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Рәисе каршындагы комиссия ярдәме белән булдырылды», – дип искәртте «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев.
Уен телевизион съемкага да төшереләчәк. 2025 елның февралендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының яңа сезоны башлана.
- Быел Татар КВН лигасына – 29 ел, «Әйдә ШаяРТ!» телепроектына – биш ел. «Әйдә ШаяРТ!» – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Лиганың максатлары – яшьләрдә милли үзаң, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендә юмор үстерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз