Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасы сезонында абсолют җиңүче исеменә дүрт команда көрәшәчәк
7 сентябрьдә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасы быелгы сезонының ярымфинал уены үтте. Нәтиҗәдә, финалга «Керәшеннәр», «Супер керәшен», «Сабалета» такымы, «Зыян гына» командалары чыкты. «Әйдә, ШаяРТ»ның финал уены 14 декабрьдә булачак.
«Ярымфиналда «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ, Казан), «Сабалета» (Саба районы), «Башкорт лигасының җыелма командасы» (Уфа, Башкортстан Республикасы), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты, Казан), «Мәхәббәт» (2 гимназия, Чаллы шәһәре), «Керәшеннәр» җыелма командасы, «Дөбер-шатр» (Сарман районы), «Супер керәшен» (Тукай районы) командалары җиңү өчен ярышты. Командалар ике уенга бүленеп уйнады», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Уенчыларга Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы җитәкчесе Рамил Агдеев, «Гуфи» командасы составында «Студентлар лигасы» чемпионы Malsi Music, Татарстанның атказанган артисты, «Ямьле» төркеме солисты, 7 ел татар КВН лигасында уйнаган татар эстрадасы җырчысы Вероника Кузнецова, җырчы, рэпер, «Соскы» төркеме солисты, блогер Рамил Закиров, татар эстрадасы җырчысы Марат Яруллин, татар рэперы Шәкүр, КВНның Югары лигасы катнашучысы Дамир Вахитов бәя бирде.
«Бик кызыклы, көчле уен булды. Барлык командаларга да рәхмәт! Ярымфиналда һәрбер команданың ныклап тырышканы күренеп тора» – диде Рамил Агдеев. «Минемчә, командалар, гомумән алганда. индивидуаль, уникаль форматта чыгыш ясады, тышкы кыяфәтләре, уенны алып барулары да моның турында сөйли. Бик шәп булды», – диде рэпер Шәкүр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз