news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әйдә, Шаярт!» активисты махсус хәрби операциядә һәлак булган

«Әйдә, Шаярт!» активисты махсус хәрби операциядә һәлак булган
Фото: «Әйдә, Шаярт!» телеграм-каналыннан

2022 елда хәрби хезмәткә чакырылган «Әйдә, Шаярт!» активисты Ленар Галәветдинов батырларча һәлак булган. Бу хакта «Әйдә, Шаярт!» телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Ул солдат кына түгел, талантлы артист та иде, аның биргән иҗат ялкыны мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Аның вафат булуы гаиләсе, дуслары һәм аны белгән һәркем өчен кире кайтарып булмаслык югалту», – диелә хәбәрдә.

Хушлашу 21 гыйнварда Мамадыш районының Шәдче авылында була.

Төгәл вакыты өстәмә рәвештә игълан ителәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot