news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аида Гарифуллинаның Мәскәүдә беренче концерты булачак

Дөньякүләм танылган татар кызы, опера җырчысы Аида Гарифуллина Мәскәү консерваториясенең зур залында беренче тапкыр чыгыш ясаячак.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар информ», Мөршидә Кыямова). Татарстанның атказанган артисты Аида Гарифуллинаның 23 февраль көнне Мәскәүдә тәүге концерты узачак. Бу хакта Мәсәүнең Арт Московия сайты хәбәр итә.

Сопрано тавышка ия татар кызы Ю.Светланов исемендәге Россия симфоник оркестрына кушылып рус һәм чит ил ария, романслары башкарачак.

 Дөньяның абруйлы сәхнәләрендә җырлаган Вена операсы һәм Мариин театры солисты, үзенең кабатланмас тавышы белән күпләрне таң калдыра. Аида дөньякүләм музыкаль проектларда көтеп алынган кунак. Соңгы елларда гына да Wigmore Hall (Лондон), Musikverein (Вена) һәм башка ил сәхнәләрендә зур алкышларга күмелде.

«Концерт алдыннан зур дулкынлану кичерәм, - ди Аида. - Менә инде гасырдан артык консерваториянең Зур залында иң мәртәбәле музыкантлар чыгыш ясый. Күпләр бу залны үз иттеләр, иң яхшы, дип атадылар. Әлбәттә бу шулай. Ләкин минем өчен әлеге сәхнәнең үзгә статусы бар. Биредә рус музыка мәдәниятының эталон традицияләре формалашкан. Шуның өстәвенә Мәскәүдә зәвыклы тамашачы. Биредәге чыгышымны халыкара конкурста җиңгән кебек кабул итәм», дип белдергән җырчы Арт Московия сайтына. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100