news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аида Гарифуллина Татарстан Симфоник оркестры белән бергә операдан өзекләр башкарачак

Концертта татар композиторы Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан өзек тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 8 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Александр Сладковский җитәкчелегендәге Симфоник оркестр һәм опера җырчысы Аида Гарифуллинаның уртак концерты узачак.

Тамашачылар игътибарына итальян, француз, рус опера һәм балетларыннан номерлар, шул исәптән татар композиторы Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан өзек тәкъдим ителәчәк. Бу хакта оркестрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

11 декабрьдә исә Аида Гарифуллина һәм ТР Дәүләт симфоник оркестры П.Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясенең Зур залында чыгыш ясаячак. 14 декабрьдә шундый ук программа Әлмәттә тәкъдим ителәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100