news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аида Гарифуллина Russia Today телеканалында "Әллүки"не башкарган

Бу җырны аңа бала чакта әнисе җырлый торган булган.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Танылган опера җырчысы Аида Гарифуллина Russia Today телеканалында "Әллүки"не башкарган. 
 
Билгеле булганча, аида Гарифуллина Футбол буенча Дөнья Чемпионаты ачылышында дөньякүләм танылган Робби Уильямс белән чыгыш ясады. Җырчы кызны шул көннәрдә Russia Today Documentary документаль телеканалына чакырганнар. Интервью барышында ул "Әллүки" бишек җырын башкарган. (Видеода җыр 13:50 минутта яңгырый.)
 
"Бу бишек җырын миңа, әле бик кечкенә вакытта, әнием җырлый иде. Хәтерлим, миңа 4 яшь иде һәм мин ул җырдан башка йокыга китә алмый идем. Ул җырның сүзләре дә юк, бары "Әллүки". Минемчә, аның көен дә әни үзе уйлап чыгарган", - дип сөйләгән ул. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot