Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аида Гарифуллина Россиянең Зур театрында чыгыш ясарга җыена
Ул беренче тапкыр Виолетта партиясен башкарачак.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Казан кызы, опера җырчысы Аида Гарифуллина Россиягә кайтты. Тиздән ул Зур театрда концертлар бирәчәк.
«Гамбург операсына һәм халыкка шундый җылы кабул итүләре өчен рәхмәт! Ә хәзер мин өйдә булуыма шат. 18 һәм 20 мартта «Травиатта» Зур театрда күрешербез. Очрашуга кадәр! — дип язды социаль челтәрдә Аида Гарифуллина.
Зур театр сайтында хәбәр ителгәнчә, Россиянең атказанган артисткасы Аида Гарифуллина беренче тапкыр Виолетта партиясен башкарачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз