news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аида Гарифуллина Grammy музыкаль премиясенә тәкъдим ителгән

Grammyның музыкаль премиясен тапшыру тантанасы Нью-Йоркта 28 январьга билгеләнгән.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Дөньяның иң күренекле музыкаль премиясе булган Grammyның яңа номинантлары билгеле булды. Исемлек кичә кичке якта игълан ителде.

Исемлектә “Иң яхшы опера язмасы” номинациясендә татар опера җырчысы Аида Гарифуллина да бар. Исемлеккә, шулай ук, танылган дирижер Валерий Гергиев та кертелгән. “Иң яхшы классик альбом” номинациясендә вафатыннан соң Дмитрий Хворостовский бар.

Grammyның музыкаль премиясен тапшыру тантанасы Нью-Йоркта 28 январьга билгеләнгән. Бу юбилей тантанасы булачак – музыкаль премия алтмышынчы тапкыр тапшырыла.

Мәгълүмат өчен. Grammy музыкаль премиясенә 2016 елның 1 октябреннән соң чыккан язмалар тәкъдим ителә. Быелдан башлап академия әгъзалары интернет аша тавыш бирә алачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100