news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аида Гарифуллина фестиваленең Гран-при иясе Вена операсына барачак

Конкурста 9 яшьтән 19 яшькәчә музыкантлар катнаша ала.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Аида Гарифуллинаның AIDA Халыкара академик вокалы конкурсы Гран-при иясе опера җырчысыннан Венага өч көнлек сәфәргә сертификатка ия булачак. Анда Вена “Штаатсопер” театрында спектакль карау һәм шәһәр буенча экскурсия дә кергән. Бу хакта фестивальне оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль Казанда 1 марттан 12 майга кадәр дәвам итәчәк. Конкурста 9 яшьтән алып 19 яшькәчә музыкантлар – музыка мәктәбендә һәм сәнгать мәктәбендә укучылар, музыка училищесы һәм көллияте студентлары, вокал студиясенә йөрүчеләр катнаша ала.

Конкурс ике этаптан тора. Беренчесе - 15 апрельдән дә соңга калмыйча aida-vc@yandex.ru электрон адресына җибәрелгән видеоязмалар буенча кастинг.

Икенче тур - 10 һәм 11 майда Казанда 5нче балалар музыка мәктәбендә узачак. Гала-концерт 12 майда Казан ратушасында узачак. Анда Софья Гобәйдуллина Заманча музыка үзәгенең “Новая музыка” камера оркестры катнашачак.

Җиңүчеләр төрле яшь категориясе буенча билгеләнәчәк. Лауреатларга дипломнар һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак. Гран-при иясе өч көнгә Венага сәфәр кылачак.

Конкурста катнашу өчен, 15 апрельгә кадәр aida-vc@yandex.ru электрон почтасына гариза бирергә кирәк. Оештыру комитеты адресы - Софья Гобәйдуллина Заманча музыка үзәге, 420111, Казан, Тельман урамы, 29 йорт, телефон/факс: 8 (843) 230-41-22.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100