news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аида Фәттахова: Милли тамырларыңны онытмыйча, яңалыкка омтылырга кирәк - «Яңарыш»

Милли китапханәдә узган бер әдәби кичәдә нәфис гәүдәле, кара озын толымлы кызның удмурт милли уен коралы – крезьда күңелгә үтә торган көй башкаруын тамаша кылып сокланып утырдым. Чыгыш тәмамланганнан соң алып баручы аны: «Аида Фәттахова», – дип игълан иткәч, кызыксынуым арта төште. Татар милләтеннән дә икән бит әле ул!

Аида Фәттахова: Милли тамырларыңны онытмыйча, яңалыкка омтылырга кирәк - «Яңарыш»
Фото: yanarysh.ru

(Казан, «Татар-информ», «Яңарыш», Эльмира Нигъмәтҗанова) Рәхәт инде безнең заманда, бер урында утырып торган килеш тә, әллә кайларга «барып кайтырга», җитәрлек мәгълүмат табарга мөмкин. Мин дә интернеттан эзләп, Аида белән читтән торып кына танышып, аның турында тулы бер күзаллау булдырдым. Ижевск шәһәрендә яши, филология фәннәре кандидаты, шигырьләр язу белән мавыга, көйләр иҗат итә, сирәк очрый торган удмурт милли уен коралы – крезьда уйный һәм бу уен коралында уйнау буенча остаханәләр дә оеш­тыра. Җитмәсә кул эшләре белән дә мавыга: нәфис бизәнү әйберләре ясаучы оста...

Әмма интернеттан тапкан бу мәгълүматлар гына кызыксынуымны басмады, киресенчә, кызның үзе белән очрашып танышу теләгем артты. Иҗат кешеләре белән очрашу үзе бер гомер бит ул! Без аның белән балачагы, татар тамырлары, фән дөньясы һәм күпкырлы иҗаты турында әңгәмә кордык.

Ишетүемчә, әти-әниегез тимерьюл хезмәткәрләре, шул ук вакытта музыканы да бик яраталар. Балачагыгызда музыка нинди урын тотты?

Дөрес, әти-әнием Җәүдәт белән Лилиана Фәттаховларны бергә музыка бәйләгән. Алар 1989 елда Җиңү көненә куясы концертка репетиция ясаганда танышканнар һәм шушы очрашу аларның чәчләрен чәчкә бәйләгән. Шуннан бирле алар «Элегия» дуэ­ты буларак бергә чыгыш ясыйлар. Республиканың музыкаль тормышында актив катнашалар. Төрле концерт һәм фестивальләрдә чыгыш ясыйлар. Шуңа да музыка мине балачактан ук озата бара, өебездә гел татар, рус һәм башка халык җырлары яңгырый. Бала чактан хәтерлим: өйдә кечкенә концертлар оештыра идек: әти гитарада уйный, ә без әни белән җырлыйбыз. Әбекәемнең патефоны бар иде, аннан ишетелгән җырлар гомергә хәтергә сеңеп калды. Леонид Утесов, Мөслим Магомаев, Мария Лукач җырларын яратып тыңладым. Үзем дә музыка мәктәбенә барырга, җырларга һәм фортепианода уйнарга өйрәнергә теләдем.

Сез мәктәптә укыганда ук ши­гырьләр дә язгансыз икән, журналистикада үзегезне сынап карагансыз.

Минемчә, яшь чакта бик күпләр үзләрен шигърияттә сынап карый. Бу минем өчен үз уйларымны, дөньяга карашымны гадәти сүзләр белән түгел, башкачарак җиткерү ысулы иде. Өстәвенә, мин әдәбиятны яраттым, бу мәхәббәт беренче иҗади адымнарымда да чагылды. Әнием ягыннан әбием рус теле һәм әдәбияты укытучысы иде. Ул мине һәрвакыт рухландырып торды.

Фәттахова – татар фамилиясе. Сезнең гаиләдә милли традицияләр, татар теле ничек саклана?

– Мин – әти тарафыннан да, әни тарафыннан да тулысынча татар. Безнең гаиләдә рус теле белән беррәттән гел татар теле дә яңгырый, гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребезне саклап, санлап яшибез. Гаилә бәйрәмнәренә җыелгач, әбиләрем һәм өлкән туганнарым гел татар халык җырларын җырлый иде.

Ни өчен нәкъ менә Удмурт дәүләт университетының филология факультетын сайладыгыз?

– Бу хакта артык уйланып торырга туры килмәде. Әдәбият яраткан фәнем булгач, мәктәптә укыганда ук бу юлны сайлаган идем инде.

Сезнең кандидатлык диссертациягез Владимир Маяковский иҗатындагы гиперболага багышланган. Ни өчен нәкъ менә бу шагыйрь?

– Маяковский – минем балачактан ук иң яраткан шагыйрем. Аның метафо­раларга бай теле мине һәрвакыт җәлеп итте. Шигырьләре бик хисле, эчке киче­решләрне тасвирлый. Лирик герой – бик нечкә күңелле, яраланучан һәм тирән хис итүче кеше образы.

Сез серб теленнән тәрҗемәләр ясыйсыз, хәтта «Без границ» конкурсында беренче урынны яулагансыз. Серб теленә кызыксыну каян килде?

Бу сорауга төгәл генә ничек җавап бирергә икәнен дә белмим. Ник дигәндә, серб теле мине үзе эзләп тапты сыман. Барысы да музыкадан башланды, дисәм дөрес булыр. Мин серб җырларын ишеттем дә, бу телне өйрәнү теләге белән яндым.

Крезьда ничек уйнарга өйрәндегез?

– Барысы да очраклы рәвештә ише­телгән музыкадан башланды. Берничә ел элек мин интернеттан бер видеороликта крезь тавышын ишеттем. Аның тылсымлы авазы күңелемне шулкадәр сихерләде, мин үземә бу уен коралында уйнарга өйрәнергә сүз бирдем.

Сез африка калимбасында да уйныйсыз икән әле. Бу уен кораллары сезнең иҗатта ничек бергә сыеша?

– Минем өйдә бик күп төрле музыка уен кораллары бар: крезь, калимба, автоарфа, төрле металлофоннар. Алар минем өчен бер зур музыкаль «гаилә». Нинди генә уен коралы булмасын, мин анда музыканы үз күңелем аша үткәреп, иҗат итәм.

Үзегез дә музыка яза башлагансыз – «Чеберина и Ягпери» спектакленә, «Читай, Ижевск!» фестиваленә гимн иҗат иткәнсез. Башкаручыдан композиторга күчү авыр булмадымы?

Минемчә, башкаручы кайчан да булса бервакыт табигый рәвештә композиторлыкка күчә. Күңелнең җитлегүе диимме, чөнки үзеңнекен уйлап табасы һәм башкарасы килә башлый. Бу очракта үзеңдәге иҗатка омтылышны чикләмичә, аңа бирелү, күңел кушканча эшләү мөһим. «Чеберина и Ягпери» иммерсив спектакленә музыка язу аерым бер гаҗәеп тәҗрибә булды. Бу спектакльнең үзенчәлеге шунда ки: тамашачыларның күзләре бәйләнә, алар барлык вакыйганы ишетү, ис сизү һәм тоемлау аша гына кабул итәргә тиеш булалар. Музыкага биредә бик җаваплы бурыч йөкләнде — ул тылсымлы әкият дөньясын үрергә һәм тамашачыны шунда чумдырырга тиеш иде.

Бизәнү әйберләре ясауның сирәк очрый торган сутаж техникасына ничек өйрәндегез?

Сутаж бизәкләре ясау белән мин моннан ун еллар элек шөгыльләнә башладым. Кызыксыну, әлеге дә баягы, интернетта осталарның эшләрен күргәч уянды. Ул вакытта бу миңа бик кыен күренмәде, видеодәресләр эзләп тормадым, берничә метр шнур сатып алдым да тәҗрибәләр ясый башладым. Мине конкрет образларга туры китереп, үзенчәлекле бизәкләр булдыру мөмкинлеге җәлеп итә. Мин удмурт милли орнаментларын махсус өйрәндем. Әлеге бизәнү әйберләренә тирәнрәк мәгънә салыр өчен, туры кил­гәннәрен сайлап алдым.

Милли мәсьәләгә килгәндә: сез үзегез – татар, Удмуртиядә яшисез, удмурт музыка уен коралында уйныйсыз, рус һәм серб әдәбиятын өйрәнәсез. Үзегезнең мәдәни ролегезне ничек билгелисез?

– Бу – мәдәниятләр арасындагы кү­пер. Бу бик төгәл билгеләмә дип уйлыйм.

Татар халкының мәдәни мирасыннан нәрсәне тирәнрәк өйрәнергә теләр идегез?

– Әлбәттә, татар мәдәнияте мине һәр­вакыт илһамландыра. Мин татар милли уен коралы булган гөсләдә уйнарга өйрәнергә телим. Аның формасы да, төзелеше дә, көйләнеше дә икенче төрле, шуңа күрә көйләр дә үзенчәлекле килеп чыга. Моннан тыш, хәзерге вакытта мин татар орнаментлары белән бизәнү әйберләре коллекциясен әзерләү белән шөгыльләнәм. Бу – бик кызыклы эш.

Яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Минемчә, үзеңә нәрсә кызык­лы шуны эшләп карарга бер дә курык­маска кирәк. Тик шул ук вакытта үз тамырларыңны, туган мәдәниятеңне дә оныт­мау бик мөһим.

news_right_1
news_right_2
news_bot