news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айбаш авылының тарихи мәчетендә Ураза бәйрәме намазы укылды

Айбаш авылының тарихи мәчетендә Ураза бәйрәме намазы укылды
Фото: ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте

Реставрациядән соң торгызылган Татарстанның Биектау районы Айбаш авылы мәчетендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы укылды. Башта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь сөйләде, соңрак гает намазын укыдылар.

«Бу гаетне дә без яңартылган тарихи мәчеттә уздырабыз. Айбаш мәчетен торгызуга үзеннән хезмәт һәм өлеш керткән һәркемнән Аллаһ разый булсын!» – дип башлады вәгазен Камил хәзрәт.

Ураза гаетеннән туры трансляцияне «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында әлеге сылтама аша кереп карарга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot