news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айбаш авылындагы мәчет төзекләндерүдән соң кабат дин тотучыларны кабул итә

Бүген, Ураза бәйрәме көнендә, Биектау мөхтәсибәтенең Айбаш авылында тарихи агач мәчет комплекслы реставрациядән соң тантаналы рәвештә ачылды. Бу мәчет төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты һәм татар авыл архитектурасы үрнәге булып тора, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Мәчет XX гасыр башында төзелгән. Аңарчы бу урында 1864 елда төзелгән иске мәчет бинасы торган. Айбаш авылы мәчете берничә заллы һәм манарасы түбәгә урнаштырылган мәчетләрдән санала.

Совет чорында (1920-1990 елларда) бина клуб итеп файдаланылган. 1994 елда бина дин тотучыларга кире кайтарылган, өлешчә төзекләндерелгән. Шуннан бирле, мәчет башка ремонтланмаган. 2017-2018 елларда җирле халык мәчетне төзекләндерергә ниятләсә дә, эш башланмаган.

Бинаның гомуми мәйданы – 312 кв.метр, манарасы – 26 метр биеклектә. Мәчет Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1993 ел, 28 гыйнварда чыккан 39 нчы карары нигезендә дәүләт саклавына куелды.

2022 елның 13 ноябрендә давыл вакытында, нигезе черү сәбәпле, мәчет манарасы авып төшә. Моңа бәйле рәвештә, 2023-2026 елларда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, реставрация эшләре алып барылды.

Төзекләндерү барышында мәчетнең нигезе ныгытылды, бура һәм баганалар араланды, терәк корылмалар, бинаның тышкы ягы һәм түбә тулысынча алмаштырылды, яңа манара куелды. Мәчетне торгызганда, архив фоторәсемнәре кулланылды, диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, мәчетнең тирә-ягы матурланды, инженерлык челтәрләре үткәрелде һәм тәһарәтханә төзелде.

2026 елның 18 февралендә, Рамазан ае башланыр алдыннан, мәчет манарасына ярымай куелды.

Бүген биредә, реставрация эшләре төгәлләнгәннән соң, беренче мәртәбә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Ураза гаете хөрмәтенә Гает намазы укылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot