news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айбаш авылында 1864 елгы мәчетне төзекләндерү өчен 77 миллион акча җыйганнар

Айбаш авылында 1864 елгы мәчетне төзекләндерү өчен 77 миллион акча җыйганнар

Татарстанның Биектау районы Айбаш авылында 1864 елдан бирле эшләп килгән агач мәчетне реставрацияләү эшләре бара. Бу процессны журналистларга күрсәтү максатыннан матбугат туры оештырылды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Авыл халкы мәчетне яңарту өчен архитекторлар белән эшне күптән башлаган, ләкин 2022 елда мәчет манарасының авып төшүе бу эшкә тизлек өсти. «Аллаһ Тәгаләдән мәчетне яңартырга ярдәм сорый идек. Менә Аллаһ Тәгалә бер көнне манараны төшергәч, эшләр тизләнеп китте», – ди Айбаш мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Хәбибуллин.

Дамир хәзрәт Хәбибуллин: «Аллаһ Тәгаләдән мәчетне яңартырга ярдәм сорый идек. Менә Аллаһ Тәгалә бер көнне манараны төшергәч, эшләр тизләнеп китте»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Проектның баш архитекторы Анна Миронова әлеге мәчетне XX гасыр башындагы татар авылы архитектурасының чын үрнәге итеп бәяләде. «Мәчетне яңадан төзү җиңелрәк булыр иде, әмма без бу тарихи мирасны киләсе буыннарга тапшырырга тиеш», — дип саный ул.

Ремонт эшләре 2024 елда башланды. Мәчетнең диварларын һәм түбәсен агач бүрәнәләрдән төзегәннәр. Тәрәзә һәм ишекләр элеккеге урыннарына урнаштырылып, тиешле үлчәмнәргә туры китерелә. Моннан тыш, тарихи ике маршлы баскыч урнаштырыла, аның югалган киртәләрен яңадан торгызырга телиләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

XIX-XX гасыр мәчетләренә хас булганча, әлеге мәчет тә агачтан төзелгән. Шул сәбәпле куркынычсызлык белән бәйле төрле кыенлыклар килеп чыга. «Агач мәчетләрдә янгын очраклары да, су ташулары да булгалый. Шуңа күрә без тәһарәт ханәсе һәм газ белән бәйле әйберләрне тышкы якка чыгарабыз», — ди Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

Реставрация эшен тәмамлау өчен 90 миллион сум акча кирәк. Әлеге вакытта Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте тарафыннан 77 миллион сумнан артык акча җыелган, шулай ук авыл халкы үз көче белән 500 мең сумнан артык акча туплаган.

Реставрация якынча июнь аенда тәмамланыр дип көтелә. Ремонт эшләре тәмамланганчы, авыл халкы намазларын махсус корылмада укырга мәҗбүр.

Намаз уку өчен вакытлыча махсус корылма

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100