Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«AI-ЗАМАН Хак» хакатонына гаризалар кабул итү башланды
AIRI институты, Татарстан Фәннәр академиясе һәм Kazan Digital Legends тарафыннан уздырыла торган «AI-ЗАМАН Хак» хакатонына гаризалар кабул итү башланды.
«AI-ЗАМАН Хак» хакатоны машиналы өйрәтү һәм текстларны эшкәртү технологияләренә багышлана. Чарада 16-25 яшьлек урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентларыннан торган 2-5 кешелек командалар катнаша ала, дип хәбәр итә оештыручылар.
Катнашучыларга татар телендәге текстларны әдәби телдәге формага үзгәртү алгоритмнарын эшләргә кирәк булачак – ягъни текстның төп мәгънәсен мөмкин кадәр саклап калып, әдәпсез өлешен әдәплерәк һәм ихтирамлырак формага үзгәртү.
Чарада катнашу өчен 27 ноябрьгә кадәр сылтама аша теркәлергә кирәк.
Хакатон 29 ноябрьдә башлана, эшләрне тапшыру – 30 ноябрьдә. Нәтиҗәләр декабрьдә билгеле булачак.
Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр дә каралган:
- I урын - 150 000 сум
- II урын - 100 000 сум
- III урын - 50 000 сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз