news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәй көне Татарстан халкын өч кыска эш атнасы көтә

Җәй көне татарстанлыларны өч кыска эш атнасы көтә. Шуларның икесе – июньдә, берсе августта булачак. Шул ук вакытта башка россиялеләр өчен җәйге вакытта бер генә кыскартылган эш атнасы булачак.

Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы сайтында бастырылган җитештерү календаре нигезендә, 12 июньдә татарстанлылар ил халкы белән бергә Россия көнен билгеләп үтәчәк. Июньнең соңгы эш атнасы да кыскартылачак, 28 июнь Корбан бәйрәме булачак. Указга март аенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Моннан тыш, 30 августта республикада Татарстан көне билгеләп үтеләчәк. 29 августта эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100