Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәй көне нинди коммуналь хезмәтләр өчен түләмәскә мөмкин булуы турында сөйләделәр
Җәй көне россиялеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр чыгымнарын киметү өчен законлы нигезләр бар: беренче чиратта, җылылык һәм кайнар су өчен профилактика вакытына яңадан исәпләү хисабына, дип хәбәр итте РИА Новостига Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Илья Вольфсон.
«РФ Хөкүмәтенең 354 нче карары бу процессларны төгәл регламентлый. Беренчедән, бу җылыту. Әгәр сезнең төбәк «факт буенча» түләүгә күчсә, ягъни җылыту сезоны дәвамында гына (1/7 схема), майдан сентябрьгә кадәр квитанцияләрдә җылыту өчен түләүләр булырга тиеш түгел», – диде Вольфсон.
«Экономиянең икенче маддәсе – ел саен үткәрелә торган җәйге профилактика чорында кайнар суны туктату. Санитария нормалары буенча аны планлы рәвештә, кагыйдә буларак, 14 көннән дә артык булмаган вакытка сүндерергә мөмкин. Әгәр сездә счетчик юк икән, идарәче компания ике атна эчендә автомат рәвештә яңадан исәп-хисап ясарга тиеш», – дип өстәде Вольфсон.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз