Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалына кастинглар башланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кинорежиссер Александр Далматов һәм «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалына кастингларны башлап җибәрде. Бүген «Шәрык» клубында кастингның беренче көне үтте.
Кастингка Камал, Тинчурин, Әлмәт, Түбән Кама, Әтнә театрлары, «Әкият» курчак театры артистлары, Казан театр училищесы студентлары, «Апуш» театр студиясенә йөрүче балалар килгән иде. Шулай ук, башка уку йортларыннан да, мәктәп укучылары арасында да үз көчен кино сәнгатендә сынап караучылар байтак иде.
Кастинглар иртәгә дә дәвам итәчәк. Александр Далматов театр артистлары белән генә чикләнмичә, башка төрле профессия кешеләре арасында кызыклы типажлар эзләвен әйтә.
Телесериал өчен киносценарийны Александр Далматов үзе һәм Алсу Хәбибуллина яза.
Съемкалар июль, август, сентябрь айларында планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз