news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалын Туфан Миңнуллинның туган ягында төшерәләр

«Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалын Туфан Миңнуллинның туган ягында төшерәләр

«Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалын төшерү командасы бу көннәрдә Туфан Миңнуллинның туган ягында – Кама Тамагы районында эшли.

«Мәдинә өен район үзәгендә төшерәбез. Туфан Миңнуллинның классташы яшәгән йортны сайладык. Әле Мәрәтхуҗада да су буйларында төшерергә исәп бар», – диде режиссер Александр Далматов.

«Мәдинәнең әнисе Разияны Әлмәт театрыннан Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова, каенанасын шулай ук Әлмәт театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Асия Харисова уйный. Бу көннәрдә алар катнашкан эпизодлар төшерелде», дип таныштырып үтте ул.

Бер атна Кама Тамагында эшләп, иртәгә команда Казанга кайта. Соңрак биредә тагын ун көнләп эшләргә планлаштыралар.

Кино алга таба Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында төшереләчәк.

  • ТНВ каналы өчен («Ватан» кинокомпаниясе) яңа телесериал төшерә башлады. Режиссёр - Александр Далматов.
  • Телесериал Туфан Миңнуллинның легендар «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасы нигезендә төшерелә.
news_right_1
news_right_2
news_bot