news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәй башыннан бирле Татарстан сулыкларында биш бала батып үлгән

Коену сезоны башланганнан бирле Татарстанда суда 58 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Барлыгы 49 кеше (шуларның бишесе – балалар) батып үлгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган атнада без 8 кешене, шул исәптән ике үсмерне югалттык. Кешеләр суда күбесенчә җиһазландырылмаган урыннарда коенганда һәм суга егылып төшү нәтиҗәсендә һәлак була. 39 кеше (шуларның 7се – балалар) - җиһазландырылмаган урыннарда су кергәндә, 17 кеше суга егылып төшү нәтиҗәсендә батып үлгән», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot