news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәй ахырында Татарстан халкы рәттән өч көн ял итәчәк

Җәй ахырында Татарстан халкы рәттән өч көн ял итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Җәйнең өченче аеның соңгы эш атнасы Татарстанда яшәүчеләр өчен дүрт көнлек булачак, бу 30 августта билгеләп үтелә торган Республика көне белән бәйле. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календаре шул хакта искәртә.

«Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында»гы ТР законы нигезендә, 30 август, Татарстан Республикасы көне, төбәктә эшләми торган бәйрәм көн санала.

Шуңа ярашлы рәвештә, татарстанлыларны җәй ахырында рәттән өч көн (30 һәм 31 август, 1 сентябрь) ял көтә.

РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көн алдыннан эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Пәнҗешәмбе, 29 августта да шулай булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot