news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

АИ-98 бензины Татарстанда бер атна эчендә 4,5 сумнан артыкка кыйммәтләнгән

Татарстанда 7 июльдән 13 июльгә кадәр иң нык кыйммәтләнгән бензин маркасы АИ-98 булды. Росстат мәгълүматлары буенча, аның уртача бәясе берьюлы 4,53 сумга арткан – литры өчен 98,40 сумга кадәр.

Бер атна элек мондый бензинның литры уртача 93,87 сум тора иде.

Ягулыкның башка төрләренә бәя сизелерлек үзгәрмәгән. АИ-95 бензины 10 тиенгә кыйммәтләнде – литры 73,85 сумга кадәр. АИ-92 бәясе 13 тиенгә арткан һәм литры 68,11 сумга җиткән.

Дизель ягулыгы бәясе дә бераз үсте. Бер атна эчендә аның уртача бәясе 8 тиенгә арткан – литр өчен 81,65 сумга кадәр.

Гомумән алганда, хисап чорында Татарстанда автомобиль ягулыгының уртача бәясе 19 тиенгә арткан һәм литры 71,34 сум тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot