Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аи-95 бензины атна эчендә җиде проценттан күбрәккә кыйммәтләнде
Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында Аи-95 бензинының бәясе 21-28 июнь аралыгында атна эчендә 7 проценттан күбрәккә арткан. Бу сәүдә материалларыннан аңлашыла, дип яза «РИА Новости».
Җомга нәтиҗәләре буенча гына да Россиянең Европа өлеше территориаль индексы буенча Аи-95 маркалы бензин бәясе пәнҗешәмбе белән чагыштырганда 1,74 процентка, бер тонна өчен 63 416 сумга кадәр арткан. Аи-92 бензины көн эчендә 1,85 процентка – бер тонна өчен 52 525 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Узган атнаның җомгасы белән чагыштырганда Аи-92 бензины бәясе 1,5 процентка, Аи-95 маркалы бензинныкы – 7,1 процентка арткан.
Шул ук вакытта җәйге дизель ягулыгы җомга көнне 0,13 процентка, ә атна эчендә 0,7 процентка, бер тонна өчен 59 822 сумга кадәр арзанайган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз